news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роструд бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен өстәмә түләү турында искәртте

Окладка эшләүче хезмәткәрләр бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен аны ике тапкыр күбрәк алырга тиеш. Килешү буенча эшләүчеләргә килешүдәге бәя ике тапкыр арттырып түләнә, ә тарифлар буенча эшләүчеләргә икеләтә тариф ставкасы күләмендә түләнә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Рострудта искәртүләренчә, хезмәткәрнең теләге буенча бәйрәм көнендә эшләгән өчен аңа башка көнне ял бирелергә мөмкин.

«Бу очракта бәйрәм көнендә эшләгәнгә бер күләмдә түләнә, ә ял көне өчен түләнми», – диделәр ведомствода.

2023 елда яңа ел яллары тугыз көн була. Шул ук вакытта бәйрәмгә туры килгән яллар башка көннәргә – 1 гыйнвар (якшәмбе) 24 февральгә (җомга), ә 8 гыйнвар (якшәмбе) 8 майга (дүшәмбе) күчерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100