news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роструд 2017 елның беренче кварталында эш бирүчеләр өстеннән 113 мең шикаять алган

Шикаятьләрнең яртысы диярлек хезмәт хакын тоткарлау буенча булган.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Россия Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт (Роструд) 2017 елның I кварталында эш бирүчеләр өстеннән 113 меңнән артык шикаять алган. Шикаятьләрнең яртысы диярлек үз вакытында түләнмәгән хезмәт хакы белән бәйле. Бу хакта ТАСС агентлыгына интервьюда Россия Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт башлыгы Всеволод Вуколов җиткергән.

"2017 елның беренче кварталында Россия Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт, шулай ук аның территориаль органнары 113 меңнән артык гражданнар мөрәҗәгатен карады. Аларның яртысы диярлек хезмәт хакын тоткарлау буенча булды”, – дип җиткергән ул.

Вуколов сүзләренчә, 100 меңләп шикаять хезмәт килешүләрен төзү яисә туктатуга кагылган, 40 меңләп мөрәҗәгать хезмәтне саклау мәсьәләләре белән бәйле.

Роструд башлыгы шулай ук шикаятьләр артуын билгеләп үткән. Аның сүзләренчә, 2016 елда федераль хезмәткә 460 мең мөрәҗәгать кергән булган – бу алдагы елдан 15 процентка артыграк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100