news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростовта "Туган як" газетасының беренче саны чыкты

Газета "Якташлар" татар-башкорт мәдәни үзәге тормышының мөһим вакыйгаларын чагылдырган.

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Ростовта "Туган як" газетасының беренче саны чыкты.  Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, газета "Якташлар" татар-башкорт мәдәни үзәге тормышының мөһим вакыйгаларын чагылдырган. Шулай ук вакытла матбугатта татар авыллары һәм бистәләре турында да сөйләнелә. Аның өчен махсус сәхифә дә булдырылган. Алдагы саннарында дингә багышланган мәкаләләр дә урын алачак, диелгән хәбәрдә. 

Газетаның баш мөхәррире итеп Әмир Салихов билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot