news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростовта Тикшерү изоляторында хезмәткәрләргә һөҗүм итүчеләр юк ителгән

Ростов Тикшерү изоляторында тоткын итеп (заложник) алынган ике хезмәткәрне спецназ штурмы нәтиҗәсендә коткарганнар. Аларны әсирлеккә алучы тоткыннар юк ителгән. Бу хакта Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Ростов өлкәсе буенча Баш идарәсе Тикшерү изоляторында заложникларны азат итү өчен махсус операция барышында җинаятьчеләр юк ителде, әсирлектә булган хезмәткәрләр иректә һәм зыян күрмәгән», - диелә ведомствоның Телеграм-каналында.

Бүген иртән Ростов өлкәсендә Тикшерү изоляторында камерада булган гаепләнүчеләр җинаять өчен җәза үтәтү системасының ике хезмәткәрен тоткына итеп ала. Бу турыда «Татар-информ» яза.

ТАСС мәгълүматлары буенча, токын итеп алынучылар оператив хезмәткәр һәм инспектор-күзәтүче була. Аларга һөҗүм итүчеләр пәке, резина күсәк һәм янгын вакытында кулланыла торган балта белән коралланган. Агентлык мәгълүматлары буенча, гаепләнүчеләр арасында террорчылык юнәлешендәге җинаятьләр турында эш фигурантлары бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100