news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростовта “Агыйдел” җыр һәм бию дәүләт ансамбле чыгыш ясаган

Ростовта яшәүче татарлар бию һәм җырларда татар рухы, татар моңы булуына, чыгышларның төрле төсләргә байлыгына сокланганнар.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге ярдәмендә Ростов мәдәният йортында беренче тапкыр Татарстанның “Агыйдел” җыр һәм бию дәүләт ансамбле чыгыш ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Ростовта яшәүче татарлар бию һәм җырларда татар рухы, татар моңы булуына, чыгышларның төрле төсләргә байлыгына сокланганнар.

Ростовта яшәүче татар һәм башкортлар өчен ансамбль чыгышы милли гореф-гадәтләрне саклауда, яшьләрне шуңа тартуда әһәмиятле чара булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot