news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов шәһәренең Иске татар зиратында беренче тапкыр өмә оештырылды

Әле биредә эшләнәсе эшләр шактый, шуңа милләттәшләрдән ярдәм итү сорала.

Ростов шәһәренең Иске татар зиратында беренче тапкыр өмә оештырылды

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Ростов шәһәренең Иске татар зиратында беренче тапкыр өмә оештырылды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

17 кеше кулга-кул тотынып эшләде. Күп кенә кабер өсләре чистартылды, чүп-чар »Камаз» машинасына төялде. Шулай итеп, изге эшкә юл салынды.

Әле биредә эшләнәсе эшләр шактый, шуңа милләттәшләрдән ярдәм итү сорала. Шуңа бәйле рәвештә, биредә бу җәй эчендә кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Эш коралларын куеп тору өчен берәр вагон булса да куелсын иде. Аннан, Үзәк аллеяда юл һәм аңа килә торган сукмаклар йөрерлек итеп ясалса, әйбәт булыр иде, дип белдерә оештыручылар. 

Бу уңайдан Иске татар зиратында әлеге эшләрдә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр булса, мөфтият яки Ростов шәһәре татар үзәге белән элемтәгә керергә мөмкин.

Ә өмәдә катнашучыларның барысына да Россия мөфтие, шәһәр хакимияте һәм Дон татарлары исеменнән зур рәхмәт сүзләре җиткерелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100