news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов Сабан туенда балалар механик атларда узышачак

Ростов өлкәсенең "Якташлар" үзәге оештырган Сабан туе 20 майда үтәчәк.

(Казан, 12 май, "Татар-информ"). Ростов өлкәсе татарлары Сабан туен 20 майда бәйрәм итәчәк. Сабан туе Ростов шәһәренең “Плевен” паркында узачак, дип хәбәр итә өлкәнең “Якташлар” Татар-башкорт мәдәни үзәге. Милли бәйрәм ел саен өлкә хакимияте теләктәшлегендә, "Якташлар" үзәге тарафыннан оештырыла.

Бу якта татарлар күптәннән яши. Татарларны берләштерү, халыкның мәдәниятен, традицияләрен саклау максатын тоткан “Якташлар” үзәге 2003 елдан эшләп килә. Аның Таганрог, Аксай, Волгодонск, Морозовск һәм башка районнарда вәкиллекләре дә бар. Үзәк карамагында 2009 елдан татар газета, китап һәм журналларын таратучы “Сабантуй” оешмасы, 2010 елда “Алтын” халык биюе ансамбле ачылган. 

2017 елның Сабан туенда капчык киеп, көянтә-чиләк күтәреп йөгерү, баганага менү, капчык белән сугышу кебек традицион милли уеннар, халык һөнәрчелеге ярминкәсе уздырылачак, бәйрәм сәхнәсендә җырлар-биюле программа тәкъдим ителәчәк. Көрәш ярышы да булачак. Ат чабышлары да көтелә – балалар механик атларда узышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100