news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәният үзәге татарча диктант язачак

Ростов өлкәсендә «Якташлар» татар-башкорт мәдәният үзәге» өлкә иҗтимагый оешмасы «Гражданлык инициативаларын үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәмендә «Дон татарлары – мәдәни мирасны саклау» проекты кысаларында Тоталь диктант мәйданчыгында («Дон-Плаза» Конгресс-отеле, Зур Садовая урамы, 115) татарча диктант язачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тоталь диктант» акциясе 2024 елның 20 апрелендә алты континентта, 41 илдә, 700гә якын шәһәрдә узачак һәм 19 сәгать поясын колачлаячак.

Теркәлү – 13.30 сәгатьтә. Русча диктант – 14.00, татарча диктант 15.00 сәгатьтә башлана.

Тоталь диктантка акциянең сайтында теркәлергә мөмкин: https://totaldict.ru/.

news_right_1
news_right_2
news_bot