news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов өлкәсендәге бердәнбер татар авылы – Кызыл авылы 90 еллыгын бәйрәм иттеләр

Ростов өлкәсендәге бердәнбер татар авылы – Кызыл авылы 90 еллыгын бәйрәм иттеләр
Фото: https://tatar-congress.org

7 сентябрьдә Ростов өлкәсендә сакланып калган бердәнбер татар авылы – Кызыл авылына (Кзыл Аул) 90 ел тулуына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы уздырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Бәйрәмдә Ростов өлкәсенең «Якташлар» Татар-Башкорт мәдәни үзәге оешмасы активы, Ростов өлкәсенең «Ак калфак» кызлары катнашты. Обливск мәдәният йортында юбилейга Кызыл авыл халкы, күрше шәһәрләрдән кунаклар, хакимият вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, артистлар җыелды.

«Ак калфак» кызларыбыз кунакларны татар мәдәнияте күргәзмәсендә каршы алдылар. Анда татар халкының традицион көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, китаплар һәм кул эшләре тәкъдим ителде. Шулай ук кызларыбыз кунакларны татар милли сый-хөрмәтләре белән дә сыйладылар. Моннан тыш, мәдәният йортының фойесында Кызыл авылга багышланган архив кадрларыннан торган фотокүргәзмә дә эшләде», – дип яза Гөлнара Шәрәфиева.

Бәйрәм чарасы концертлар залында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Аннан соң күп балалы гаиләләрне, юбиляр гаиләләрне, авыл тормышында актив эшчәнлек алып барган кешеләрне, ветераннарны, өлкәннәрне, махсус хәрби операциядә катнашучыларны котлаганнар.

Концертта Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, Татарстан Республикасыннан килгән халыкара конкурслары лауреаты Руслан Хәсәнов, Донецк шәһәреннән (ДНР) «Без бергә Донбасс татарлары» татар фольклор ансамбле һәм шулай ук Ростов өлкәсенең «Ак калфак» оешмасының бүлекчәсе кызлары Сания Шарахматова һәм Ирина Лукьянченко да чыгыш ясаган.

«Татар халык һәм эстрада җырларын, татар биюләрен тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Бәйрәм чарасы бик матур һәм күңелле үтте, барлык Кызыл авыл халкы өчен истәлекле вакыйга булып калды», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100