news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов өлкәсендәге Җәмигъ мәчете төзелешенә 37 миллион сум җыйганнар

Ростов өлкәсендәге Җәмигъ мәчете төзелешенә 37 миллион сум җыйганнар
Фото: Мөхәммәт хәзрәт Бикмаевның шәхси архивыннан алынды

Ростов өлкәсендәге җәмигъ мәчете төзелешенә 37 миллион акча җыйганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ростов өлкәсе мөселманнарының «Үзәк Дини идарәсе дини оешмасы» рәисе Мөхәммәт хәзрәт Бикмаев сөйләде.

«Күп кенә дин кардәшләребезнең гомуми көче белән мәчетне киңәйтү эшенә 37 миллион сумнан артык акча җыя алдык. Шулай ук төзелеш материаллары белән ярдәм итүче хәйриячеләр дә бар. Әмма төзелеш эшләрен тәмамлау өчен әле тагын зур финанс чыгымнар таләп ителә», – диде ул.

Моңарчы күпчелек мөселманнар урамда дога кылырга мәҗбүр булган. «Безнең мәчет 20 елдан артык эшли һәм Ростов өлкәсенең төп ислам үзәге булып тора. Соңгы елларда күп кенә дин кардәшләребез, мәчеттә урын җитмәү сәбәпле, урамда дога кылырга мәҗбүр. Мәчетне зурайту ихтыяҗы инде күп еллар дәвамында бара. 2 ел элек без шәһәрнең җәмигъ мәчетен реконструкцияләү өчен акча җыю турында игълан иттек. Ул вакыт эчендә зур эшләр башкарылды, проект документациясе эшләнде, төрле экспертизалар һәм килешүләр үткәрелде. Бүгенге көндә төзелешкә рөхсәт алынды», – диде ул.

Мөфти сүзләренчә, мәчет реконструкциясеннән соң, аның мәйданы өч ярым тапкырга артачак. «2023 елның март башында, Аллаһыбызның ярдәме белән, без күптән көтелгән төзелеш эшләрен башладык. Тротуарлар ясалды, металл конструкцияләре сүтелде, төзүчеләр көче белән мәчетнең нигезе төзелә башлады. Аерым алганда, 128 тимер-бетон багана салынган скважиналар булдырылды. Иншаллаһ, мәчетне реконструкцияләгәннән соң аның мәйданы өч ярым тапкырга артачак һәм җомга намазларында урын җитмәү проблемасын хәл итәчәк», – диде ул.

Мөхәммәт хәзрәт Бикмаев бәйрәм намазларына татарлар күбрәк йөргәнен әйтте. «Бүгенге көндә җомга намазларына 2 мең кеше йөри, шуларның 10 проценты – татарлар. Бәйрәм намазларына 15-16 меңгә якын кеше килә, анда татарлар күбрәк була. 90нчы еллар уртасына кадәр иске мәчетнең мәхәлләсе татарлардан гына торган (җомга намазларына ул вакытта 150 кеше килгән), вакыт узу белән миграция процесслары үзгәргән. Әмма соңгы 150 елда Ростовта Ислам руханиларын татарлар җитәкли», – диде ул.

  • Реконструкция 2024 ел ахырында тәмамларга планлаштырыла. Мәчетнең башлангыч мәйданы – 780 квадрат метр (2 кат); Реконструкциядән соң мәйданы – 2610 квадрат метр (3 кат).

Фотоларны "Татар-информ"га Мөхәммәт хәзрәт Бикмаев үзе бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100