news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов өлкәсендә «Якташлар» үзәгендә татар телен өйрәнү курслары үткәрелә

Ростов өлкәсендә «Якташлар» үзәгендә татар телен өйрәнү курслары үткәрелә
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Ростов өлкәсе иҗтимагый оешмасының «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге каршында инде берничә ел дәвамында татар (туган) телен һәм әдәбиятын өйрәнү якшәмбе курслары үткәрелә. Ул «Дон татарлары – мәдәни мирасны саклау» озак сроклы программа кысаларында алып барыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр ике төркемдә уза. Берсендә – телне өйрәнә генә башлаган балалар, икенче төркемгә инде телне берничә ел өйрәнүче балалар йөри.

14 гыйнвар көнне татар мәдәни үзәгендә 2023-2024 уку елының 1 яртыеллыгында өйрәнгән темаларга телдән йомгаклау дәресе үткәрелде. Укучылар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәде: парлашып эшләделәр, диалоглар төзеде, укытучыларның сорауларына җавап бирде, үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында сөйләде һәм дәрестә иң истә калган якты мизгелләр белән уртаклаштылар.

Һәр халыкның мәдәни мирасы — ул тел, гореф-гадәтләр, йолалар, тарих һәм башка аспектлар. Мәдәни мирасны саклауда туган телнең роле бик мөһим. Нәкъ менә ул безгә ата-бабаларыбыз белән бәйләнешне аңларга һәм тоярга, шулай ук үзенең бай һәм кабатланмас мирасын киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100