news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов өлкәсендә «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәгенең үз йорты ачылды

Ростов өлкәсендә «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәгенең үз йорты ачылды

Ростов өлкәсендә «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәгенең үз йорты барлыкка килде. Үзәк активистлары анда татар телен өйрәнергә, татар халык ризыкларын әзерләргә һәм халык сәнгате белән шөгыльләнергә җыена.

Яңа йорт татар стилендә бизәлгән. Аш бүлмәсендә бер як дивар милли татар орнаменты ясалган. Бу турыда өлкәнең «Наше время» сайтында хәбәр ителә.

«Якташлар» үзәге 20 елдан артык эшли, ләкин үз йортлары турында сөйләшү 2019 елда гына башланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев белән очрашуы фикер алышуга этәргеч булды.

Бер елдан соң төбәк һәм шәһәр хакимияте бина бүлеп бирде, анда Татарстанның финанс ярдәме белән татар йортын ремонтлау һәм бизәү эшләре башкарылды. Үзәккә кергәндә милли киемнәр кигән егет һәм кыз барлык кунакларны чәкчәк белән сыйлый. Диварларга очрашулар һәм бәйрәмнәр фотолары эленгән. 

Тантаналы ачылышта Ростов өлкәсенең төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Даниленко, Ростов-Дон администрациясе башлыгы урынбасары Александр Новицкий, милли-мәдәни җәмгыятьләр рәисләре һәм активистлары катнашты. Ачылышка Татарстан Республикасыннан рәсми делегация дә килде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров мәдәни үзәк рәисе Надия Кормакаеваны конгрессның иң зур бүләге - «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медале белән бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100