news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростов өлкәсендә татар авылы Кызыл Авылның юбилее узачак

«Гражданлык инициативаларын үстерү агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәме белән «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге Ростов өлкәсе җәмәгать оешмасы Ростовның Обливский районында сакланып калган бердәнбер татар авылы Кызыл Авылның 90 еллык юбилеена чакыра. Чара 7 сентябрьдә Обливский район мәдәният йортында 14:30 сәгатьтә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

  • Кызыл Авылга 1930 елларда бик матур далалы җирлектә нигез салынган. Узган елларда ул үсеш алган инфраструктуралы һәм бай тарихлы чәчәк атучы бистәгә әйләнгән.

Юбилей уңаеннан тантаналы чаралар планлаштырыла, шул исәптән: «Татар мәдәнияте күргәзмәсе», «Татар милли сый-хөрмәтләре» кебек чаралар, Ростов өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы иҗат коллективлары катнашында гала-концерт, Кызыл Авыл тарихына багышланган фотографияләр һәм документлар күргәзмәсе.

Бәйрәмгә рәсми затлар, бистәдә яшәүчеләр һәм барлык татар халкы мәдәнияте белән кызыксынучылар чакырылган.

«Без «Дон татарлары - мәдәни мирасны саклау» проекты кысаларында тантаналы бәйрәм оештырабыз. Кызыл Авылның 90 еллыгы – аның тарихында мөһим вакыйга. Без авылыбыз һәм аның үсешенә зур өлеш керткән халкыбыз белән горурланабыз. Юбилей – ул үткәнгә әйләнеп карау һәм казанышларны билгеләп үтү, шулай ук киләчәккә оптимизм белән карау өчен менә дигән мөмкинлек», - дип билгеләп үтте «Якташлар» җәмгыяте рәисе Надия Курмакаева.

Кызыл Авылның юбилее – бистәнең бай үткәненә хөрмәт күрсәтү һәм аның алга таба үсүенең ачык дәлиле булып тора. Бәйрәм чаралары анда катнашкан һәркем өчен онытылмаслык вакыйга булачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot