Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ростов өлкәсенә БПЛА һөҗүме вакытында 7 кеше зыян күргән
Ростов өлкәсендә БПЛА һөҗүме вакытында 7 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә төбәк губернаторы Юрий Слюсарь.
«Ростов-Донда 4 кеше хастаханәгә озатылды – ике олы кеше һәм ике бала. Бер бала авыр хәлдә. Табиблар барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәләр», - дип сөйләде ул социаль челтәрләрдә.
Аның сүзләренчә, БПЛА җимерекләре шәһәрдәге ике торак йортка зыян китергән. Халыкны эвакуацияләгәннәр. Хәзерге вакытта урыннарда ашыгыч хезмәтләр эшли.
Шулай ук ярдәм сорап, Аксай районыннан тагын өч кеше мөрәҗәгать иткән — БПЛА ватыклары склад территориясенә төшкән, ә алар төшү аркасында урман полосасы янган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз