Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ростов өлкәсе татарлары Бөтендөнья татар конгрессына килде
26 июньдә Бөтендөнья татар конгрессында Ростов өлкәсеннән килгән делегация кунакта булды. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашу барышында Данис Шакиров делегация вәкилләрен конгрессның эшчәнлеге белән таныштырды, оештырылган чаралар, проектлар турында сөйләде. Ул, аерым алганда, дөньяның төрле илләрендә һәм төбәкләрендә ел саен 4000нән артык Сабан туе үткәрелүен билгеләп үтте. «Бу бәйрәмнәр татар халкының милли рухын, гореф-гадәтләрен саклауда һәм киләчәк буыннарга тапшыруда мөһим роль уйный», – диде ул.
Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев та чыгыш ясады. Ул Ростов өлкәсендәге татарларның тырышлыгын, актив эшчәнлеген югары бәяләде.
Очрашу шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп, мәдәни төсмер алды. Чара ахырында Ростов өлкәсеннән килгән делегация күрсәткән игътибар һәм кунакчыллык өчен Бөтендөнья татар конгрессына ихлас рәхмәтен җиткерде.
Бүген Ростов делегациясе Киров өлкәсенә юл тотачак. Анда алар Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашачаклар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз