Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ростов өлкәсе белән Татарстан арасында Тукайга багышланган телекүпер була
Ростов өлкәсендә «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге «Дон татарлары – мәдәни мирасын саклау» проекты кысаларында Ростов өлкәсе татар мәдәни үзәгендә Туган тел көненә һәм татар шагыйре, публицист һәм җәмгать эшлеклесе Габдулла Тукайның туган көненәш багышланган чаралар үткәрәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгерссы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чаралар кысаларында татар теленнән ачык дәрес, әдәби очрашу һәм Татарстан Республикасы белән телекүпер узачак. Шулай ук Казан шәһәрендә урнашкан Габдулла Тукай әдәби музее да элемтәдә булачак.
Телекүпернең төп максаты - татар халкының мәдәнияте һәм тарихы белән мавыгучы Ростов өлкәсе һәм Татарстан Республикасы балаларының һәм ата-аналарының аралашуы, Г.Тукай турында мәгълүмат алмашу, татар телен һәм халык мәдәниятен саклау, өйрәнү традицияләре турында сөйләшү.
«Бөтен дөнья татарлары өчен җанлы, образлы шигърият һәрвакыт әхлакый юнәлеш, туган телнең чисталыгы һәм сәнгатьлелеге эталоны, милли тиңдәшлегебез нигезләнгән фундаменталь башлангычларның берсе булып кала», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз