news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростов-на-Донуда «Дон батырлары» милли спорт төрләре һәм мәдәният бәйрәме узган

31 майда Ростов-на-Дону шәһәрендә «Дон батырлары» милли спорт төрләре һәм мәдәният бәйрәме узган. Чарада йөзләгән спортчы, артист һәм тамашачы катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чараны Ростов өлкәсенең «Гражданнар инициативаларын үстерү агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәме белән «Россия Көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Ростов өлкә бүлеге белән берлектә «Якташлар» Ростов өлкә иҗтимагый оешмасы оештырган.

12:00 сәгатьтән «Геркулес» спорт залында көрәшчеләр Ростов өлкәсенең ачык чемпионатында һәм беренчелегендә традицион билбау көрәшендә көч сынашты. Биредә шулай ук кул көрәштерүчеләр арасында да кызу көрәш барды. Моннан тыш, тамашачыларны гер күтәрүчеләрнең көче таң калдырды, диелә хәбәрдә.

Бу вакытта Өлкә халык иҗаты йортының икенче катында этномәдәни бәйрәм гөрләп узган. Кунаклар милли күргәзмәдә тарихны өйрәнгән, фотокүргәзмә һәм патриотик экспозицияләр белән танышкан. Мастер-класслар һәм милли уеннар аеруча популяр булган. Анда балалар да, зурлар да теләп катнашкан. Бәйрәм атмосферасына милли ризыкларның хуш исләре тагын да ямь өстәгән.

Чара Өлкә халык иҗаты йортының беренче катында оештырылган гала-концерт белән төгәлләнгән. Фольклор ансамбльләрнең һәм солистларның матур чыгышлары, дәртле биюләр һәм җырлар, заманча интерпретациядәге халык көйләре кабатланмас бәйрәм рухы булдырган. Кичә азагында «Дон батырлары»ның чемпионнары бүләкләнгән. Көрәш, кул көрәше һәм гер спорты буенча ярышларда җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, грамоталар һәм призлар тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot