Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ростов-на-Донуда "Boeing-737-800" самолетында 61 кеше һәлак булган
Ростов-на-Дону аэропорты территориясендә 981нче Дубай - Ростов-на-Дону рейсын кылган "Boeing-737-800" самолеты һәлакәткә юлыккан
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Ростов-на-Донуда һәлакәткә юлыккан "Boeing-737-800" пассажир самолеты бортында 61 кеше булуны раслый, дип тапшыра ТАСС.
"Башлангыч мәгълүматлар буенча, бортта 61 кеше булган, алар арасында 55 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы", - дип хәбәр иткәннәр ТАССка РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән. Мәгълүмат аныклана.
Министрлык мәгълүматына караганда, Мәскәү вакыты белән 03.50дә Ростов-на-Дону аэропорты территориясендә 981нче Дубай - Ростов-на-Дону рейсын кылган "Boeing-737-800" самолеты һәлакәткә юлыккан.
Һәлакәт булган урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Көньяк төбәк үзәге һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ростов өлкәсе буенча Баш идарәсе оператив төркемнәре, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дон коткару үзәгенең аэромобиль төркеме, Ростов өлкәсенең янгын-коткару бүлекчәләре, ашыгыч медицина ярдәме бригадалары һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли.
"Авиаһәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 500дән артык кеше һәм 60 берәмлектән артык техника җәлеп ителде, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 400дән артык кеше һәм 34 берәмлек техника", - дип хәбәр итәләр ведомстводан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз