news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов-на-Дону татарлары Милли үсеш стратегиясе эскизы белән танышачак

Чарада Көньяк һәм Төньяк Кавказ Федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары катнашуы көтелә.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). 17 февраль көнне Ростов-на-Дону татарлары Милли үсеш стратегиясе эскизы белән таныша алачак. Бу хакта җирле татарларның һәм башкортларның "Якташлар" оешмасы хәбәр итә. 
 
Чарада Татарстан кунакларыннан тыш, Көньяк һәм Төньяк Кавказ Федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары катнашуы көтелә. 
 
Рәсми өлештән соң Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын тамаша кыларга мөмкин булачак. 
 
  • Стратегия "Кем мин - татар булмагач" дип атала. Аның нигезендә 2020 елга бердәм социомәдәни тирәлек булдыру ниятләнә. 2030 елга татар тормышын заманга тәңгәлләштерү, 2050 елга милләтнең тотрыклы үсешенә ирешү планлаштырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100