news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов-Дон шәһәрендә Көньяк Сабан туена 5 меңнән артык кунак җыелды

Ростов-Дон шәһәрендә Көньяк Сабан туена 5 меңнән артык кунак җыелды
Яшел Үзән районыгың матбугат хезмәте

16 июльдә Ростов-Дон шәһәрендә Көньяк Сабан туе узды. Бәйрәмдә 5 меңнән артык кеше, шул исәптән Әрмәнстан, Дагыстан, Белоруссия, Еврей җәмгыяте вәкилләре катнашты.

Кунаклар өчен халык бәйрәменең иң яхшы традицияләрендә милли ризыклар, җырлар һәм биюләр, уеннар, иҗат коллективларының мастер-класслары, һәм, әлбәттә, көрәш ярышлары оештырылган иде. 

Абсолют батыр исеменә Сочи шәһәреннән 28 яшьлек Тимур Халайджан лаек булган. Аңа тәкә һәм мотоблок тапшырдылар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына бу турыда Яшел Үзән районыгың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бөек татар фикер иясе Каюм Насыйри чорындагы көнкүреш экспозицияләре куелган чатыр үзенә тартып тора торган бер нокта булды. Чатырда татарларның көнкүреше һәм чоры тәкъдим ителде, шулай ук Каюм Насыйри рецептлары буенча чәй әзерләнгән иде.

Бәйрәмне оештыручыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Ильяс Ганиев Рәхмәт хатларын тапшырды.

Дондагы Сабантуйны икенче ел рәттән Яшел Үзән районы, Ростов өлкәсенең төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Ростов өлкәсенең Мәдәният министрлыгы, Ростов-на-Дону шәһәре администрациясе, Татарстанның Диния нәзарәте, Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы оештыра.

«Сезгә, искиткеч Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре вәкилләренә Сабантуй милли бәйрәме рухын тою мөмкинлеге биргәнегез өчен рәхмәт! Ул елдан-ел үссен һәм ростовлыларны сөендерсен!» – дип билгеләп үтте Ростов-на-Дону администрациясе башлыгы урынбасары Елена Кожухова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100