Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ростов-Дон шәһәрендә яшәүче Мифтүхә Дашкинага 100 яшь тулды
СССРга нигез салыныр алдыннан дүрт ай элек дөньяга килгән Мифтүхә Дашкина Ростов-Донда бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. 23 августта аңа 100 яшь тулды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итте.
Мифүхә Дашкина 1922 елның 23 августында Пенза өлкәсендә туа. Беренче тапкыр Ростов-Дон шәһәренә гаиләсе белән 1930 елда күчеп килә, икенче юлы ире белән 1957 елда күченә. 1958 елда кызлары Румия, 1962 елда Рәисә туа.
Мифтүхә һәрвакыт математика яраткан, укытучы булырга хыялланган. Ул институтта укыганда Бөек Ватан сугышы башлана. Кызны хәрби комиссариатка чакыралар – фронтка алырга телиләр. 19 яшьлек кызын әтисе сугышка җибәрергә курка һәм ул хәйләгә алына. Һөнәре ярдәм итә, ул комиссарга ат дирбиясе тегеп бирә һәм комиссар армиягә яшь кызны чакырту уеннан кире кайта.
Тик бу Мифтүхә немец-фашист илбасарларына каршы көрәштән читтә калды дигән сүз түгел. Студент кыз дуслары һәм күршеләре белән бергә шәһәрне саклау өчен окоп казый, шулай ук хәрби хезмәткәрләр өчен утын кисә, көчен кызганмый. «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!» – ул вакытта барысы да шушы лозунг белән йокларга ятканнар һәм торганнар. Сугыштан соң Мифтүхәгә «Тыл хезмәтчәне» исеме бирелә.
Сугыштан соң Мифтүхә Дашкина институтны тәмамлый, хыялындагыча, математика һәм физика укытучысы була. Студентларны бүлүдән соң Урта Азиягә, аннары Алтайга китә, анда аңа дәресләрне бары татар телендә генә алып барырга туры килгән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз