news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростов мөселманнары Җәмигъ мәчетендә гает намазы укыган

Бәйрәм алдыннан мәчет территориясен тәртипкә китергәннәр.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Ростов-на-Дону мөселманнары Корбан Гаете уңаеннан намазга шәһәрнең Җәмигъ мәчетенә җыелган. Бу хакта Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. 
 
Гает алдыннан, мөселман кардәшләр мәчет тирәсендә һәм аның янындагы паркта җыештыру эшләре уздырган булган. Мәчетнең имам-хатыйбы Наил хәзрәт Бикамеевның әлеге үтенеченә күпләр уңай җавап кайтарган һәм территорияне тәртипкә китергән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot