news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов мөселманнары, иске мәчет бинасын кире кайтаруны сорап, Путинга хат язарга җыена

Хәрби шәһәрчектә 1905 елда төзелгән әлеге бинаны мөселманнарга бирергә теләмиләр.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Ростов мөселманнары Хәрби шәһәрчектәге иске мәчет бинасын мәхәлләгә кайтарырга тели. Берничә суд аша узып оттырган дин кардәшләребез РФ Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә җыена. Бу хакта “Татар-информ”га Ростов өлкәсенең Үзәк Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Җафар Бикмаев хәбәр итте.

“1905 елда төзелгән бина ул. 1963 елга кадәр анда мәчет эшләп килгән. Шуннан соң мөселманнарны аннан куганнар. Бүген инде ул бина ташландык хәлдә. Аның буш торуыннан хөкүмәткә дә, безгә дә файда юк”, – диде мөфти.

Тарихтан билгеле булганча, әлеге мәчет Ростовта төзелгән беренче җәмигъ мәчете була. Ул хәзерге Кызыл Армия урамында урнашкан. 1905 елда ул мөселман-сәүдәгәрләр акчасына салына. 1963 елда Төньяк-Кавказ хәрби округы командиры аны ябарга һәм җир участогын Төньяк-Кавказ хәрби округына бирергә дигән карар чыгара. Иң элек бинаны склад итәләр, соңрак спортзал итеп үзгәртәләр. 1978 елда мәчетнең гөмбәзе, манара һәм стеналары ишелә башлагач, солдат клубы итеп калдыралар.

Җафар Бикмаев сүзләренчә, мөселманнар әлеге территорияне кире кайтару буенча 50 елдан бирле эш алып баралар. Бу еллар эчендә күпсанлы мөрәҗәгатьләр, шикаять һәм хатлар язылган. Әмма мәсьәлә бүгенге көндә дә ачык кала бирә.
2016 елда җир һәм милек мөнәсәбәтләре департаменты әлеге бинаны сиксәненче еллар башында "нульдән башлап", махсус мәдәни-күңел ачу чаралары өчен төзелгән дип таба. Җафар Бикбаев, әлеге урында мәчет торуын раслап, берничә тапкыр, техник, тарихи документ һәм фотографияләр күрсәтергә мәҗбүр була. Кызганычка, аның сүзләре игътибарга алынмый.

Быел РФ Югары Суды да Ростов өлкәсе администрациясе һәм Арбитраж судның сүзләрен хуплый. Шул рәвешле, ул “мәчет бинасы 1978 елга чаклы ук, нигезенә кадәр сүтеп юк ителгән” дип таба.

“Безгә техник-төзелеш экспертизасы ясарга рөхсәт бирмиләр. Әмма без тукталып калырга җыенмыйбыз. Әлеге мәсьәләдә ярдәм сорап, Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәчәкбез. Ул хат формасында булырмы, петиция рәвешендәме – монысын юристлар белән киңәшкәч, хәл итәчәкбез. Әгәр мәчет бинасы кире кайтарыла икән, безгә теләктәшлек белдерүче мөселманнар, төзүчеләр дә бар”, – диде мөфти.
Бүген Ростов шәһәрендә бер мәчет эшләп килә. Җафар Бикмаев сүзләренчә, җомга намазларына анда 800-1000әр кеше җыела. Шуңа күрә Ростов мөселманнарының икенче мәчеткә дә ихтыяҗы зур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100