news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов өлкәсенең Зерноград шәһәрендә яңа гыйбадәт бүлмәсе ачылды

Чара Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүче халыкларның ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә 1100 ел тулуга багышлап үткәрелде.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). 21 февральдә Ростов өлкәсенең Зерноград шәһәрендә яңа гыйбадәт бүлмәсен ачу тантанасы булды.

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүче халыкларның ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә 1100 ел тулуга багышлап үткәрелде.

Чарада катнашучылар Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең юбилей датасын билгеләп үтүгә бәйле видеомөрәҗәгатен тыңлады. Ул мөфти инициативасы һәм РФ Президенты Владимир Путинның хуплавы белән Бөтенроссия күләмендә бәйрәм ителәчәк.   

Мөселманнар Равил Гайнетдингә рәхмәт белдерде һәм бергәләп намаз укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100