Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ростов өлкәсендә торак йортта көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән
Гадәттән тыш хәл бүген Шахты шәһәренең Хабаров урамындагы 19нчы йортта булган.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Ростов өлкәсендә торак йортта көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәл бүген Шахты шәһәренең Хабаров урамындагы 19нчы йортта булган. Шартлау нәтиҗәсендә йортның сигезенче һәм тугызынчы катлары (барлыгы дүрт фатир) тулысынча җимерелеп төшкән.
Җимерекләр арасыннан җиде кешене, шул исәптән әнисе белән ике яшьлек сабыйны коткарганнар. Тугызынчы катта яшәгән бер кешенең гомере өзелгән. Тагын җиде кешенең язмышы билгесез.
Гадәттән тыш хәл булган урында ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз