Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ростов өлкәсе вәкиле татар якшәмбе мәктәпләрендә уку әсбаплары җитешмәвен әйтте
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышы узды.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәнияте үзәге төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Марсель Бәдгетдинов төбәкләрдә татар якшәмбе мәктәпләрендә уку әсбаплары җитешмәвен әйтте. Бу мәсьәләне ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышында күтәрде.
«Иң мөһим эшләребезнең берсе — татар якшәмбе мәктәбен эшләтеп җибәрүебез. Анда бүген 20 ләп бала укый. Алар белән югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы шөгыльләнә. Төбәкләрдәге татар якшәмбе мәктәпләре өчен махсус уку әсбаплары җитешмәве зур кыенлыклар тудыра», — ди ул. Якшәмбе мәктәпләрендә белем бирү процессы гомуми белем бирү мәктәпләреннән аерылуын искәртте.
«Бу эшнең асылына төшенеп, тиешле уку әсбаплары булдыру вакыты җитте кебек. Якшәмбе мәктәпләренә йөреп, чит мохиттә яшәүче балалар өчен ана теленә кызыксыну уятырга ярдәм итәрлек уку әсбаплары кирәк, минемчә», — диде Марсель Бәдгетдинов.
Хәзерге вакытта Ростовта 5,9 мең, Ростов өлкәсендә 14 мең татар исәпләнә. Марсель Бәдгетдинов татарларны милли эшкә тарту мәсьәләсенә тукталды. Аның сүзләренчә, Ростов өлкәсе татарларының 2 меңгә якыны чараларда һәрвакыт катнашып килә.
«Без зур шәһәрләрдә яшәүче татарлар белән генә эшләргә өйрәндек, өлкә буенча районнарда сибелеп яшәүче татарлар милли эшебездән читтә кала. Шуңа күрә „Якташлар“ оешмасының төп эш юнәлеше — читтәге татарларны милли эшкә тарту», — диде.
Эстониядән Кохла-Ярве шәһәренең Ида-Вирума татар мәдәни җәмгыятенә нигез салучы Гөлзәлинә Җактунова Таллинда Европа Сабан туе уздырганнары турында сөйләде. Бәйрәм проекты өчен Эстониянең Мәдәният министрлыгыннан һәм Кешеләрне берләштерү өлкәсендә интеграция фондыннан беренче премиягә лаек булганнарын әйтте.
Утырышта, шулай ук Удмуртия Республикасы төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасова, Башкортстан Республикасы «Берлек» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Нәфисә Акчурина чыгыш ясады. Ул җырчы, җәмәгать эшлеклесе Идрис Газиевны Габдулла Тукай дәүләт премиясенә тәкъдим итәргә кирәк дигән фикерен әйтте.
Төмән өлкәсенең «Мирас» иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова себер татарларының «Искер-җыен» фестивален уздыра башлау тарихын сөйләде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров утырышны йомгаклап, төбәкләрдә татар милли-мәдәни оешма, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә киңәшләрен бирде. «Безгә тагын да канатланыбрак, зуррак үҗәтлек белән эшләргә кирәк», — диде ул.
Казанга киләсе елда форумга дин әһелләрен дә, татар яшьләре дә чакыру ниятләнгәнен әйтте. Утырышта берничә оешма җитәкчеләренә, татар милли-мәдәни эшчәнлеккә өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Галерея: Пленарное заседание Национального совета ВКТ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз