news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов өлкәсе татарлары «Без — татарлар» видеопроекты тәкъдим итте

Безнең каян килүебез түгел, ә бай мәдәнияте һәм тарихы булган бөек төрки халыкның балалары, татарлар булуыбыз мөһим, диелгән видеопроектта.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Ростов өлкәсендә яшәүче татарлар Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан «Без — татарлар» дигән видеопроект тәкъдим итте. Бу хакта Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.

«Без — татарлар» фильмында милли гаиләләр, аерым шәхесләр, тулы бер татар авылларының тарихы турында бәян ителә. Фильм 2021 елда узачак халык санын алуга багышланган.

«Без алдан ук әзерләгән күп кенә сорауларга кешеләр чын күңелдән җавап бирде. Безнең каян килүебез түгел, ә бай мәдәнияте һәм тарихы булган бөек төрки халыкның балалары, татарлар булуыбыз мөһим. Һәм бу юлы без кешеләрнең туган телгә карата битараф булмавын, милли рухның яңаруын күрдек. Безгә, яшь буынга исә боларның барысын да киләсе буыннарга түкми-чәчми тапшырасы гына кала», — диелә хәбәрдә.

«Дөньяда татарларның саны — 8, Россиядә — 5 миллионга якын, Ростов өлкәсендә 14 мең (2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча) кеше тәшкил итә. Ә 2002 елгы җанисәп өлкәдә 18 мең милләттәшебез яшәвен күрсәткән. 8 ел эчендә милләттәшләребезнең саны шактыйга кимүе безне «татарлар кая юкка чыккан соң?» дигән сорауга җавап эзләргә этәрде. Шул рәвешле, без — Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы коллективы, Ростов өлкәсенең төрле районнарында яшәүче ватандашларыбыз белән күзгә-күз очрашып, җавапны татар мохитендә эзләргә карар кылдык», диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100