news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ростов" командасы футболчысы Кристиан Нобоа "Зенит" клубы белән килешү төзеде

Футболчының "Рубин"га кайту ихтималы турындагы имеш-мимешләргә нокта куелды.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Эквадор футболчысы, "Ростов" командасы өчен чыгыш ясаган 32 яшьлек ярымсакчы Кристиан Нобоа Санкт-Петербургның "Зенит" командасы белән өч еллык килешү төзеде. Бу хакта клубның рәсми сайты җиткерде. "Ростов" белән килешү вакыты чыккан уенчы "Зенит"ка ирекле агент буларак күченде.

Кристиан Нобоа – Россия чемпионатында чыгыш ясый башлаган беренче Эквадор футболчысы. Хәтерләсәгез, ул 2007 елда "Рубин" футбол клубы белән килешү төзеп, 2012 елга кадәр Казан командасы данын яклады. Шул вакыт эчендә "Рубин"га  ике мәртәбә ил чемпионы исемен һәм Россия кубогын яуларга булышты.

2012-2014 елларда Кристиан Нобоа Мәскәүнең "Динамо" командасы өчен чыгыш ясады. 2015 елда Грециянең ПАОК клубына күченде һәм ярты елдан "Ростов"ка – Корбан Бердыев җитәкләгән командага килеп кушылды. "Ростов" составында ул Россия чемпионатының көмеш медален яулады, ә узган сезонда 40 матчта 7 гол кертте.

Узган атнада "Рубин" клубында үзгәрешләр булып, командага баш тренер вазифасына Корбан Бердыев кайту ихтималы билгеле булгач, остазның үзе белән кайбер уенчыларны, шул исәптән Кристиан Нобоаны да алып килү турындагы имеш-мимешләр пәйда булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100