news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов-Дондагы янгын ут төртү сәбәпле чыккан булырга мөмкин

Янгын 120гә якын корылманы, шул исәптә 100 торак йортны юк итте.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Якынча мәгълүматлар буенча берничә ут төртү очрагы Ростов-Донда киң күләмле янгын чыгуга сәбәп булган. Бу хакта хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте, дип яза ТАСС агентлыгы. Моннан тыш, ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан кешеләр төрле адресларда янгын чыгуы турында хәбәр иткәннәр.

Дүшәмбе көндез Ростов-Донның тарихи урынында чыккан янгын гомуми мәйданы 10 мең квадрат метр булган торак йортларны чолгап ала. Янгын 120гә якын корылманы, шул исәптә 100 торак йортны юк иткән.

Янгын аркасында бер кеше үлгән, 58 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Йортлардан 600ләп кеше чыгарылган.

Хокук сакчылары тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 167 нче маддәсе 2 бүлеге (“Кеше милкенә зыян китерү һәм юкка чыгару”) билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, Тикшерү комитеты кеше үлеме факты буенча тикшерү үткәрәчәк.

Сүз уңаеннан: зыян күрүчеләргә 10 мең сум күләмендә бер вакытлы матди ярдәм һәм милке янучыларга 100 мең сум күләмендә компенсация түләнәчәк. Зыян күрүчеләргә гомуми суммасы 600 миллион сум чамасы акча бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100