news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов-Донда янгын китергән зыянны барлыйлар

Соңгы мәгълүматлар буенча, 400дән артык кеше зыян күргән дип исәпләнә, хакимият компенсация түләүгә керешкән.

(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Янгын сүндерүчеләргә Ростов-Донның тарихи өлешендәге янгынны тулысынча сүндерү өчен тәүлектән артык вакыт кирәк булган. Янгын аркасында  йөзгә якын торак бина, шул исәптән күпкатлы йортлар янган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Гадәттән тыш хәл аркасында бер кеше һаләк булган, 58 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Соңгы мәгълүматлар буенча, 400дән артык кеше зыян күргән дип исәпләнә, алар килгән зыянны саный, ә хакимият компенсация түләүгә керешкән. Моннан тыш, шәһәрдә янгында зыян күрүчеләргә кирәк-ярак җыю да оештырылган.

Янгын аркасында 10 мең квадрат метр мәйданда 120дән артык бина янган. Янгын сүндерү-коткаручылар бүлеге 2 меңнән артык кеше яшәгән 500дән артык торак йортны саклап кала алган. Коткаручылар 600гә якын кешене эвакуцияләгән.

Башта янгында һаләк булучы турында мәгълүмат булмаган. Аның турында өемнәрне караганда гына билгеле булган. Хакимият әлеге мәгълүматны раслаган. Ростов өлкәсенең губернаторы Василий Голубев сүзләренчә, һаләк булган кеше беренче төркем инвалид булган, аның гәүдәсе янгын чыккан урында табылган.

Тикшерү комитеты кеше үлеме очрагы буенча тикшерү уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100