news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов-Донда Сабан туе бәйрәме булды

Ростов-Донда Сабан туен 2003 елдан бирле билгеләп үтәләр.

Ростов-Донда Сабан туе бәйрәме булды
tatar-congress.org

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Ростов-Донның «Плевен» паркында татар халкының иң төп бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ростов-Донда Сабан туен 2003 елдан бирле билгеләп үтәләр: ул вакытта туган якны өйрәнү музеенда егермегә якын кеше җыелган. Хәзер халык бәйрәмен оештыручылар гына да ике тапкырга күбрәк.

Аерым зоналарда бәйрәм кунакларын традицион уеннар көтә иде. Балалар көянтә белән йөгереп карадылар, зурраклар капчык белән сугышларда катнашты. Ә егетләр милли көрәш – билбау көрәше ярышларында көч сынашты.

Җиңүчеләрне бүләкләр көтә иде. Икенче зонада һәркем традицион милли ризыкларны: сарык итеннән пылау, чәк-чәк, пәрәмәчләр, урама һәм башка тәм-томнар татып карый алды.

Мондый бәйрәм инде беренче ел гына үткәрелми. Ростов-Дон шәһәрендә яшәүче татарлар һәм башкортлар бу көнне бергә Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтәргә, бер-берсе белән шатлык уртаклашырга, халык традицияләрен саклап калырга һәм кече буынга үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын җиткерергә омтыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100