news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов-Донда мөселман зираты капкасын яңарту өчен акча җыялар

Калада мөселман зираты XIX гасыр азагында барлыкка килгән һәм 1971 елга кадәр эшләгән.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Якташлар" татар-башкорт мәдәни үзәге җирле мөселман зираты капкаларын төзекләндерү өчен акча җыя. Бу хакта "Якташлар" үзәгенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.  
  • Калада мөселман зираты XIX гасыр азагында барлыкка килгән һәм 1971 елга кадәр эшләгән. 1997 елда ул кабат ачылган. Биредә гади татарлар белән бергә танылган шәхесләр дә җирләнгән.  
Зират капкасын яңарту 187 мең сумга төшә. Әлеге акчаларның бер өлешен җирле Диния нәзарәте бирә. Әмма чыгымнарны каплар өчен халыкның да ярдәм итүе сорала, диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100