news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов-Донда чыккан янгынның мөмкин булган сәбәбе аталды

Биналарның тыгыз утыруы һәм һәм көчле җил аркасында янгын тиз арада җәелә: ут капкан мәйдан 10 мең квадрат метрга кадәр җиткән.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Беренчел мәгълүматлар буенча, Ростов-Донда янгын йортларның берсендә көнкүреш техникасы яну аркасында чыгарга мөмкин, дип хәбәр итә RT. Биналарның тыгыз утыруы һәм һәм көчле җил аркасында янгын тиз арада җәелә, диелә.

Искәртеп үтәбез, Ростов-Донның тарихи үзәгендә бүген көндез көчле янгын чыкты. Хәзерге вакытта 10 мең квадрат метрлы мәйданда якынча 30 йорт яна. 27 кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бишесе пешү сәбәпле хастаханәгә урнаштырылган. Алар арасында коткару хезмәте вәкиле дә бар.

Ут капкан урынга терәлеп торучы районнардан 650 кеше эвакуацияләнгән. Алты торак кварталда газ һәм ут энергиясе белән тәэмин итү туктатылган. Янгынны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Росгвардия вертолетлары белән сүндерәләр, шулай ук самолет-амфибияләр дә бу эшкә җәлеп ителгән.

Янгынның авырлыгы дүртенче дәрәҗә, дип бәяләнә. Аны сүндерү көчле җил аркасында кыенлаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100