news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростов-Донда Boeing авиаһәлакәте корбаннарына һәйкәл ачылды

Дүрт метрга якын биеклектәге һәйкәл өч гранит колоннадан һәм һәлак булучыларның исемнәре уеп язылган вертикаль плитәдән гыйбарәт.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Ростов-Дон шәһәрендә  Boeing авиаһәлакәте корбаннарына һәйкәл ачылды. Фаҗиганең бер еллыгы уңаеннан эшләнгән композиция  аэровокзал бинасы каршындагы скверда урнаштырылган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
 
Исегезгә төшерәбез: Берләшкә Гарәп Әмирлекләренең  Flydubai авиакомпаниясенә караган Boeing 737-800 пассажир самолеты, Дубайдан Ростов-Донга кайтып килгәндә, 2016 елның 19 мартында очыш полосасы янында җиргә төшеп шартлый. Барлыгы 62 кеше – 55 пассажир, шул исәптән 44 Россия гражданины һәм 7 экипаж әгъзасы һәлак була. 
 
Дүрт метрга якын биеклектәге һәйкәл өч гранит колоннадан һәм һәлак булучыларның исемнәре уеп язылган вертикаль плитәдән гыйбарәт. Плитәнең нигезендә кош сурәте урнаштырылган, ул җирнең күк белән бәйләнешен символлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot