news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов-Дон юбилеена Дон татарлары ТАССРның 100 еллыгы турында программа әзерли

Милләтебезне югары дәрәҗәдә күрсәтү – безнең бурыч, ди "Якташлар" җәмгыяте рәисе.

Ростов-Дон юбилеена Дон татарлары ТАССРның 100 еллыгы турында программа әзерли
tatarstan.ru

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). 14 сентябрьдә Ростов-Дон шәһәренең 270 еллык юбилеена багышланган бәйрәмдә җирле татарларның “Якташлар” җәмгыяте Татарстанның 100 еллыгына багышланган мәдәни программа тәкъдим итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җәмгыять рәисе Марсель Бәдһетдинов хәбәр итте.

Дон татарлары чыгышы бәйрәмнең төп сәхнәсендә булачак, программада берничә татар җыры, “Әпипә” биюе көтелә, татар халкы көнкүрешенә багышланган күргәзмә оештырылачак. “Милләтебезне югары дәрәҗәдә күрсәтү – безнең бурыч. Без программаны җентекләп әзерлибез, ТАССРның 100 еллыгын күрсәтерлек банерлар да эшләттек”, - диде Бәдһетдинов.

Ростов-Дон шәһәре юбилеенда Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев, Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар булуы көтелә.

Марсель Бәдһетдинов Дон татарларының шәһәрдә узган зур чаралардан читтә калмавын әйтте. Шәһәрдә барлыгы 23 милли җәмгыять бар, юбилей көнендә шуларның тугызы үзләрен күрсәтәчәк. Татарлар чыгышы программада беренче булып тора, диде ул.

  • Ростов өлкәсендә бүгенге көндә 14 мең татар яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100