news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов-Дон татарлары милләттәшләр җирләнгән зиратны тәртипкә китерәчәк

Шәһәрдәге татар-яһүд зиратына 1922 елда нигез салынган.

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). 13 апрель көнне Ростов-Дон татарлары шәһәрдәге Татар зиратын тәртипкә китерәчәк. Бу хакта җирле милләттәшләрнең "Якташлар" оешмасы хәбәр итә. 
 
Өмә киләсе шимбәдә иртәнге 9 га билгеләнгән. Аны Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Якташлар" оешмасы оештыра. 
 
  • Ростовтагы Татар зиратына 1922 елда нигез салына. Аның мәйданы 5 гектарны тәшкил итә. Зиратның бер ягында татарлар, икенче ягында яһүдләр җирләнгән. Шәһәрдә Төньяк зират ачылганнан соң, татар-яһүд зираты ябыла, әмма 1997 елдан кабаттан эшли башлый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100