news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов-Дон татарлары мәктәп укучыларын татар һәм башкорт халкы мәдәнияте белән таныштырган

"Безнең милләтләрнең Донда популяр булуы бик күңелле",-ди "Якташлар" җәмгыяте вәкилләре.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Ростов-Дон шәһәрендә яшәүче милләттәшләр "Донның 150 проекты"нда катнашып, мәктәп укучыларын татар һәм башкорт мәдәниятләре белән таныштырган. Бу хакта җирле татарларның "Якташлар" оешмасы хәбәр итә. 
 
Чара 4 апрельдә Дон дәүләт иҗтимагый китапханәсендә үткән. Анда 6-8 сыйныф укучылары катнашкан. 
 
"Якташлар" җәмгыяте, үз чиратында, татар һәм башкорт халкы хакында тарихи-географик белешмә биргән. Укучыларны тарихыбыз, милли гореф-гадәтләр, йолалар, мәдәнитебез белән таныштырган. 
 
Моннан тыш, бәйгеләр, конкурслар, мастер-класслар үткәрелгән. Бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылган. 
 
"Залның тулы булуы күңелне шатландыра. Безнең милләтләрнең Донда популяр булуы бик күңелле", - диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100