news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов-Дон шәһәрендә татар телен өйрәтү курслары ачылды

Дәресләр һәр якшәмбе оештырыла.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Ростов-Дон шәһәрендә татар телен өйрәтү курслары ачылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте.

Курслар Ростов өлкәсенең «Якташлар» Татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы тарафыннан Ростов өлкәсе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте ярдәмендә оештырыла. Ул татар халкының милли үзенчәлеген саклау, татар телен үстерү һәм саклап калу максатыннан үткәрелә.

Дәресләр һәр якшәмбедә оештырыла.

Курслар «Сәламләү. Танышу. Әңгәмә кору этикеты», «Гаилә. Йорт. Ата-аналар», «Атна көннәре. Ел фасыллары. Вакыт» кебек тематик бүлекләр буенча уздырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100