news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростов-Дон шәһәрендә көрәш буенча төбәкара чемпионат узган

Ростов-Дон шәһәрендә көрәш буенча төбәкара чемпионат узган
Фото: Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте 

Ростов-Дон шәһәренең «Геркулес» спорт комплексында көрәш буенча Ростов өлкәсенең ачык чемпионаты һәм беренчелеге узган. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда өлкәнең төрле районнарыннан 120дән артык спортчы көч сынашкан. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә иң көчлеләр билгеләнгән – алар «Дон батыры» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Шулай ук җиңүчеләр Казанда узачак Россия милли беренчелегендә катнашу хокукына ия булган.

Турнирның тантаналы ачылышында Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы Вартерес Самургашев, Россия Герое Денис Свиридов, Россия Көрәш федерациясенең Ростов өлкәсе буенча төбәк бүлеге рәисе Таһир Гайнуллин, Ростов-Дон шәһәренең «Якташлар» татар мәдәни үзәге идарәсе рәисе Надия Курмакаева һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Марсель Бәдретдинов катнашкан.

Дон җирендә көрәш спортының тарихы тирән. 2004 елда «Якташлар» татар мәдәни үзәге төбәктә беренче ярышлар оештыра башлаган, 2025 елда исә үзәк ярдәме белән рәсми федерация төзелгән, ул спорт министрлыгында дәүләт аккредитациясен алган.

Фото: Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot