Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ростов-Дон шәһәрендә Көньяк Сабан туена татар-мәдәни үзәге бинасын ачарга әзерләнәләр
Татарстан Республикасы ташландык бинада ремонт үткәрүдә ярдәм иткән.
Ростов өлкәсе Ростов-Дон шәһәрендә 16 июльдә Көньяк Сабан туена татар-мәдәни үзәге ачарга җыеналар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ростов өлкәсенең «Якташлар» төбәк татар-башкорт оешмасы рәисе Надия Кормакаева әйтте.
«2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә килгәч, губернатор һәм татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашуда без татар мәдәни үзәге кирәк дигән мәсьәләне күтәрдек. Оешма 20 елга якын яши, ә үзенең урыны юк. Без аренда өчен түләдек, шактый кыйммәт, катлаулы иде, ләкин барыбер милли чаралар үткәрелде», - диде Надия ханым.
Ростов өлкәсендә 14 меңләп татар яши дип исәпләнә.
2020 елның августында Ростов-Дон шәһәре 108 квадрат метрлы бинаны бушлай кулланышка биргән.
«Ул инде ташландык, начар хәлдәге бина иде, Татарстан Республикасы ремонт белән булышты. Җирле иганәчеләр, битараф булмаган кешеләр белән өмәләр үткәрдек, чүптән чистарттык. Башта үзәкне иртәрәк ачарга планлаштырган идек. Хәзер Көньяк сабан туена туры китереп ачмакчы булабыз», - дип әйтте Надия Кормакаева.
Бүген бинада соңгы әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Надия ханым бу үзәк Ростов өлкәсе татарларын гына түгел, бөтен Россия көньягы татарларын тартып тора торган үзәк булыр дип ышана. «Ростов – Көньяк федераль округы башкаласы, барлык күршеләр белән дус яшәргә тырышабыз. Алар безгә килә, без аларга барабыз», - диде.
Обский тыкырыгы, 122/1 адресы буенча урнашкан бинада ремонт эшләренә 4 млн сумга якын акча тотылган. Бер өлешен Татарстан бүлеп биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз