Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ростов-Дон мәчетендә балалар өчен җәйге курслар узды
Ростов-Дон Җәмигъ мәчетендә 6 июльдән 19 июльгә кадәр балалар өчен түләүсез җәйге курслар уңышлы үтте. Белем бирү программасы көндезге лагерь форматында оештырылган һәм кече һәм урта сыйныф укучыларына юнәлдерелгән иде. Бу хакта Бөтендөня татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ике атна эчендә тәрбияләнүчеләр Ислам нигезләрен үзләштерергә, гарәп әлифбасын өйрәнергә һәм Коръәнне (таҗвид) дөрес укырга өйрәнергә өлгерделәр. Практикага аерым игътибар бирелде: остазлар җитәкчелегендә балалар намаз уку тәртибен үзләштерделәр. Оештыручылар, белем бирү өлешеннән тыш, балалар өчен иҗади остаханәләрне һәм комплекс территориясендәге спорт уеннарын үз эченә алган ял итү программасы әзерләгәннәр.
Җәмгыять вәкилләре хәбәр иткәнчә, җәйге курсларны уздыру инициативасы җирле татар диаспорасына карый. Укытучылар составы шулай ук җирле имамнар, ислам югары уку йортлары студентлары һәм өлкән буын волонтерларыннан төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз