Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«РОСТКИ» форумында катнашучылар Казанда дуслык символы буларак агачлар утырттылар
Казанда уникаль осталык үзәге янәшәсендә «РОСТКИ» IV Халыкара форумында катнашучылар Россия белән Кытай арасында дустанә мөнәсәбәтләр үсеше символы буларак барбарис, Кытай сливасы һәм наратлары утырттылар.
«Бу агачлар киләчәктә безнең никадәр якын булуыбызны, никадәр дус һәм иҗади булуыбызны күрсәтәчәк. Кытай зирәклеге әйтмешли: агач утыртуның иң яхшы вакыты 20 ел элек булган. Ләкин мин бүген дә уңайлы вакыт дип саныйм. Татарстан – үз идеяләреңне һәм проектларыңны тормышка ашыру өчен менә дигән урын. Форум вакытында безнең барлык кунакларыбыз республикабызның ничек үсүен күрә ала. Ышанам ки, безнең алда әле кызыклы уртак инициативалар күп», - дип билгеләп үтте ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин.
Уникаль осталык үзәге җитәкчесе Ранко Тепавчевич яңа зур булмаган паркны саклаячакларына ышандырды.
«Уникаль осталык үзәге – һөнәр йорты гына түгел, ул очрашу урыны, Татарстан һәм Казанның үзенчәлекле кунак бүлмәсе. Без бирегә кытай дусларын чакырачакбыз һәм бу паркны саклаячакбыз һәм киләчәктә дә безнең хезмәттәшлекне үстерәчәкбез», – дип ассызыклады ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз