Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«РОСТКИ» форумы Казанда 37 илдән 10 меңнән артык катнашучыны җыйды
16-19 август көннәрендә Казанда узган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумына 37 илдән һәм Россиянең 68 төбәгеннән 10 меңнән артык катнашучы җыелды. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте.
Форумда 393 спикер катнашында 67 эшлекле сессия узды. Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар 44 килешү төзеде.
Казанга Кытайдан сигез рәсми делегация килде. Катнашучылар арасында шулай ук Россиянең федераль хакимият органнары, КХР регионнары һәм чит ил бизнес-бергәлеге вәкилләре дә бар иде.
Форумның мәртәбәле кунаклары арасында – РФ авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Денисов, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков, Росздравнадзор җитәкчесе Алла Самойлова һәм Росавиация җитәкчесе урынбасары Андрей Потемкин.
Кытай ягын КХРның Россиядәге илчесе Чжан Ханьхуэй, Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь, Хэйлунцзян провинциясе губернаторы урынбасары Чжан Цисян һәм КХРның башка хакимият органнары һәм эшлекле структуралары вәкилләре тәкъдим итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз