Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ростех» Казанда быел ике Ту-214 очкычы җитештереләчәген раслады

Казан авиация заводы 2025 елда 2 пассажир очкычы җитештерәчәк, аларны төзү график буенча бара. «Ростех» дәүләт корпорациясе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.
«Хәзерге вакытта ниндидер компания, яңа Ту-214 самолетына килешү төзеп, очкычны вакытында сатып ала алмауга бәйле хәл килеп туганы юк. 2025 елда шушы типтагы ике лайнер сатарга ниятлиләр - ике самолет та график нигезендә коммерция структураларына файдалануга тапшырылачак», - дип белдерделәр «Ростех»ның матбугат хезмәтендә.
Оешма вәкилләре белдергәнчә, Ту-214 самолетларына килешүләр арасында дәүләт заказчылары өстенлек итә, шулай ук лизинг компаниясе дә бар.
Элегрәк ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коллегия утырышында билгеле булганча, хәзерге вакытта Ту-214 самолетын җитештерүгә 23 килешү төзелгән. Заводның җитештерү җиһазларын яңарту һәм заманчалаштыруга 90 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Бүген иртән «Ведомости» газетасы Казан авиация заводы кадрлар һәм подрядчылар белән бәйле кыенлыклар аркасында Ту-214 очкычларын тапшыру графигыннан соңга кала, дип язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз