Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ростех башлыгы Мишустинга КАМАЗның яңа проектлары турында сөйләде
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов белән эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында корпорация башлыгы 2025 елда һәм 2026 елның беренче яртыеллыгында Ростех эшенең финанс нәтиҗәләре турында сөйләде, шулай ук дәүләт корпорациясенә керә торган предприятиеләрнең, шул исәптән КАМАЗның яңа проектларын тәкъдим итте.
Чемезов предприятиенең агач әзерләү тармагы өчен техника линейкасы эшләп чыгаруы турында сөйләде, ул агач әзерләүдән алып аны транспортировкалауга кадәр барлык эш циклын үз эченә ала. Якын арада мондый техниканы Карелия предприятиеләренә, ә аннары илнең башка төбәкләренә дә җибәрергә планлаштыралар.
Моннан тыш, КАМАЗ 30 километрга кадәр автоном йөрешле түбән идәнле троллейбуслар һәм 110 километрга кадәр йөрешле А5 буын электробуслары җитештерә.
«Бүген бу электробуслар Мәскәүдә файдаланыла», - дип билгеләде Чемезов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз