Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең элеккеге башлыгы Петровка хөкем карары чыгардылар
Борис Петровка 60 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза бирелде.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Бүген Казанның Вахитов районы суды Ростехнадзорның Идел буен идарәсенең элеккеге башлыгы Борис Петровка хөкем карары чыгарды
Петровка хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалануда һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә законсыз каршылык тудыруда гаепләү белдерелгән. Соңгы җинаять буенча срок быел август аенда чыгу сәбәпле, дәүләт гаепләүчесе фикер алышуларда ук Петровның бу эпизод буенча җинаять эзәрлекләвен туктатуны үтенгән.
Бүген эшкуарлык эшчәнлегенә комачаулау маддәсе буенча шулай ук срок вакыты үткәнлектән, суд Петровны җинаять җаваплылыгыннан азат итте.
Нәтиҗәдә, суд Борис Петровка 70 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде, шуннан соң, СИЗОда һәм өй арестында үткәргән вакытны исәпкә алып, штраф күләмен 60 мең сумга кадәр йомшартты.
Тикшерү версиясе буенча, 2019 елда «Энергоинжиниринг» компаниясе «Haier» компаниясе исеменнән Ростехнадзорның Чаллы территориаль бүлегенә кер юу машиналары заводы өчен электр җайланмаларын эшләтеп җибәрүгә рөхсәткә гариза биргән. Әмма Петров, вазифаларыннан явызларча файдаланып, аның җитәкчелегендә эшләүче Ренат Хәкимовка рөхсәт бирүне сузарга кушкан.
«Энергоинжиниринг»ка «Haier» заводында җиһазларны эшләтеп җибәрүгә рөхсәт «ВО Безопасность» оешмасы белән килешү төзегәннән соң гына биреләчәген аңлатканнар. Килешү бәясе 1,48 миллион сум тәшкил иткән.
Нәтиҗәдә, «Энергоинжиниринг» тәкъдим ителгән шартлар белән килешкән, барлык документлар имзаланган, акча тапшырылган, ә «Haier» озак көтелгән рөхсәтне алган. Тик килешү буенча тикшерү эшләре барыбер үткәрелмәгән, дип саный тикшерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз