news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростехнадзор тарафыннан булдырмый калган аварияләр саны бер ел эчендә 2,5 тапкырга артты

Узган елда тикшерүләр нәтиҗәләре буенча күзәтчелек органы куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуның 65 мең очрагын тапкан.

Ростехнадзор тарафыннан булдырмый калган аварияләр саны бер ел эчендә 2,5 тапкырга артты

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Егор Никитин). 2018 елда Ростехнадзорның Идел буе идарәсе сәнәгать һәм энергетика объектларында 13 меңнән артык тикшерү үткәргән. Бу 69 аварияне булдырмаска мөмкинлек бирде. Әлеге күрсәткеч 2017 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр артыграк.

Мондый мәгълүматлар Казанда күзәтчелек органының йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды. Киңәшмәдә Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Якынча 65 мең хокук бозу очрагы ачыкланган. Җитештерү объектларын һәм техник җайланмаларны туктатып тору нәтиҗәсендә 69 мөмкин булган авариягә юл куелмады. Бу 2017 елга караганда 2,5 тапкырга күбрәк», – дип билгеләп үтте Ростехнадзорның Идел буе идарәсе башлыгы Борис Петров.

Ул күзәтчелек ведомствосына аның эшендә гражданнар үзләре дә актив ярдәм итә, дип өстәде. Узган елгражданнардан 500дән артык мөрәҗәгать килгән. Аларның ярдәме белән 102 тикшерү үткәрелде, нәтиҗәдә инспекторлар 800дән артык хокук бозу очрагын тапты.

«Әлеге тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 60тан артык административ эш тикшерелде. Мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән фактларның күбесе расланды», - дип йомгаклады Борис Петров.  

news_right_1
news_right_2
news_bot