Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ростехнадзор «ТАИФ-НК»дагы һәлакәтне тикшерә башлаган
Һәлакәт аркасында янгын чыккан, берничә эшче җәрәхәтләнгән.
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖендәге һәлакәтне тикшерә, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
"2016 елның 2 ноябрендә 15 сәгать 11 минутта «ТАИФ-НК» ААҖ авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү цехында һәлакәт аркасында янгын чыккан", - диелгән ведомство хәбәрендә.
Предприятиенең дүрт хезмәткәре зыян күргән һәм хастаханәгә озатылган. Һәлак булучылар юк.
Һәлакәт нечкәлекләрен Ростехнадзорның Идел буе идарәсе инспекторлары кергән комиссия тикшерә. Тикшерү вакытында техник һәм оештыру сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Комиссия агымдагы елның 2 декабренә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз