Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ростехнадзор планлы тикшерүләр санын дүрт мәртәбә киметкән
Тикшерүләрнең санын азайту сәнәгый куркынычсызлыкның торышына йогынты ясамаган.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Ростехнадзор 2014 елдан планлы тикшерүләр санын дүрт мәртәбә киметкән. ТР Министрлар Кабинетында Идел буе федераль округындагы предприятие һәм оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган утырышта күзәтчелек идарә тармагы башлыгы Алексей Алешин шул хакта хәбәр итте.
«2014 елда кертелә башлаган яңа модель безгә планлы тикшерүләр санын дүрт тапкыр киметергә мөмкинлек бирде», – диде ул.
Тикшерүләрнең санын азайту сәнәгый куркынычсызлыкның торышына йогынты ясамаган. Аварияләрдә һәлак булучыларның саны кимүгә таба бара, дип искәртте Алешин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз