Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ростех» Татарстанда Махсус машина төзелеше үзәген ачты
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). «Ростех» Татарстанда Махсус машина төзелеше үзәген ачты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«ПОЗиС» АҖдә Махсус машина төзелеше үзәген булдыру якынча 4 млрд. сумга төшкән. Шулардан 1 млрд. сумы компаниянең үз акчалары. Бүген бу хакта Үзәкне ачу тантанасында «Ростех» ДК башлыгы Сергей Чемезов хәбәр итте.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
«ПОЗиС» – Россиянең авиация, диңгез һәм коры җир артиллерия системалары өчен аз калибрлы сугыш припаслары җитештерүчесе. Ул гранатометлар өчен гранаталар җитештерә. Бу БДБдәге бердәнбер җитештерү», – диде Сергей Чемезов тантанада.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу предприятие – ил оборонасы өчен мөһим стратегик предприятиеләрнең берсе.
«Махсус машина төзелеше үзәге яхшы рентабльле конкуренциягә продукция җитештерүгә ярдәм итәчәк», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Предприятиенең җитештерү циклы ябык – ул гильза һәм снарядлар әзерли, шулай ук аның сугыш припасларын сынау өчен полигоны да бар.
Проект «2011-2020 елларга РФ оборона-сәнәгать комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырылган. Үзәккә инвестицияләр күләме – 4 млрд. сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз